16+

Татарстанда грипп очракларының 82 проценты дуңгыз гриппына туры килә

Татарстанда грипп йоктыру очракларының 82 проценты дуңгыз гриппына туры килә. Бу хакта матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның республика буенча идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

"ОРВИ һәм грипп йоктыру күрсәткечләре буенча: әлегә ул безне сөендерә алмый. Авыручылар саны үсә бара, бу кышкы чор белән дә бәйле. Хәзер вируслы кискен инфекция күтәрелеше чоры. 50 нче атнада барлыгы 40 759 грипп һәм ОРВИ очрагы теркәлгән, шул исәптән гриппка 413 очрак туры килә», — дип хәбәр итте Авдонина.

Санитар табиб әйтүенчә, гыйнвар башына чаклы чирләүчеләр саны артачак.
Моннан тыш, Авдонина сүзләренчә, грипп белән авыпучылар саны узган атнада 131 булса, бу атнада — 413 булган. "Ягъни, без әкренләп үсәбез. Грипп вируслары структурасында 82 процент дуңгыз гриппына туры килә», — диде Любовь Авдонина.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading