16+

Татарстанда яңгыр һәм 25 градус җылылык көтелә

Шулай ук синоптиклар кырау төшәргә мөмкин дип фаразлый.

Шулай ук синоптиклар кырау төшәргә мөмкин дип фаразлый.

Татарстанда пәнҗешәмбе, 21 сентябрьдә, болытлы һава торышы көтелә. Төнлә явым-төшемсез, көндез һәм кичен урыны белән яңгыр явачак. Көньяк-көнбатыш җиле төнлә секундына 5-10 метрга, көндез урыны белән секундына 15-17 метрга чаклы көчәяргә мөмкин. Бу хакта республиканың Гидрометүзәге синоптиклары хәбәр итә. 

Төнлә минималь һава температурасы +7..+12 градус, көнчыгыш районнарда +1..+6 тәшкил итәчәк. Урыны белән һавада һәм туфракта -1Ска кадәр кырау төшәргә мөмкин. Көндез һаваның максималь температурасы +20..+25 градус тәшкил итәчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading