16+

Татарстанда җиде кеше суалчан йоктырган

Аскаридозны вакытында дәваламау бавыр циррозына яки яман шешкә китерергә мөмкин.

Аскаридозны вакытында дәваламау бавыр циррозына яки яман шешкә китерергә мөмкин.

Татарстанда быел җиде кеше аскаридоз йоктырган, дип хәбәр итә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе.Табиблар фикеренчә, кешеләр бу суалчанны пешеп бетмәгән ит, термик яктан эшкәртелмәгән балык ашаганда, йоктырган булуы ихтимал.

Организмга эләккән суалчан йә аның йомыркалары кан әйләнеше системасына үтеп керә. Кан белән ул эчке органнарның берсенә кереп урнаша. Мондый авыру күп очракта пешеп бетмәгән йә чи ит ризыклары ашый торган якларда очрый.

Ведомствода билгеләп үтелгәнчә, аскаридозны булдырмас өчен балыкны термик эшкәртү кагыйдәләрен үтәргә, аш-су җиһазларын эшкәртергә һәм кулларны яхшылап юарга кирәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading