16+

«Татарстанда иҗтимагый күзәтүләрнең барлык форматлары эшкә алынган»

Сайлауларда иҗтимагый күзәтүләр системасы илнең аерым төбәкләрендә шактый яхшы үсеш алган. Татарстан бу юнәлештә, бершиксез, алдынгылар арасында.

Сайлауларда иҗтимагый күзәтүләр системасы илнең аерым төбәкләрендә шактый яхшы үсеш алган. Татарстан бу юнәлештә, бершиксез, алдынгылар арасында.

Сайлауларны күзәтү буенча иҗтимагый штаб җитәкчесе урынбасары, политолог Александр Асафов шулай дип белдерде. 

- Татарстанда иҗтимагый күзәтүләрнең барлык форматлары эшкә алынган. 16 мең әзерлекле, уку узган күзәтүче барлык участокларга чыкты. Видеокүзәтү, видеотеркәү эшли, дип билгеләде ул. 

Асафов сүзләренчә, халык сайлау участогында күзәтүчене күрә икән, бу аның өчен сайлауларның гадел узуы дәлиле.

Сәясәт белгече искәртеп узганча,  март аенда узган Президент сайлауларында тавыш бирүчеләр күрсәткече бик югары булган иде.  Хәзерге сайлауларда катнашучылар саны азрак - без моны Мәскәү мисалында да күрәбез, әмма кызыксыну барыбер зур, дип билгеләде ул. Татарстанда сайлауларның нибары бер көн генә узуы һәм яхшы һава торышы белән бәйле кешеләрнең шәһәрдә булмавы да бу факторга йогынты ясарга мөмкин. 

- Барысы да штатлы режимда үтә,  ниндидер кызу бәхәсләр тумый.  Участокларда төшерелгән репортажлардан күренгәнчә, аларда бәйрәм рухы хөкем сөрә, - ди сәясәт белгече.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading