16+

Татарстанда коронавирус инфекциясен йоктырган 23 яңа очрак теркәлде

Унтугыз яңа очракның 18е - Казанда яшәүчеләр. Әлмәттә - 1, Чаллыда - 2, Питрәч районында - 1, Биектау районында 1 очрак расланган.

Татарстанда коронавирус инфекциясен йоктырган 23 яңа очрак теркәлде

Унтугыз яңа очракның 18е - Казанда яшәүчеләр. Әлмәттә - 1, Чаллыда - 2, Питрәч районында - 1, Биектау районында 1 очрак расланган.

Татарстанда коронавирус инфекциясен йоктырган 23 яңа очрак теркәлде. Дүрт кеше хастаханәгә озатылган, унтугыз кеше өйдә дәвалана. Бу хакта коронавируска каршы көрәш буенча оператив штаб хәбәр итә

Тугыз очрак чит илләрдән кертелгән дип хәбәр ителә, аерым алганда Гарәп Әмирлекләре, Таиланд, Франция һәм Төркиядән кайтучыларда. 14 очрак моңарчы вирус йөртүчеләр белән контактта булучыларда ачыкланган.

Бу юлы штаб яшь категорияләрен дә китерә. Моңарчы коронавирус өлкән яшьтәгеләрне генә аямый дип саналса да, чынлыкта хәлләр алай гына түгел икән. Бу юлы вирус 18 яшькә кадәргеләр арасында ике очракта, 18дән-30 яшькә кадәргеләр арасында - 7, 30-50 яшьлекләрдә - 5, 50-60 арасында - 4, 60тан 70ләр арасында - 3, 70-80 яшьлекләр арасында 2 очракта теркәлгән.

Унтугыз яңа очракның 18е - Казанда яшәүчеләр. Әлмәттә - 1, Чаллыда - 2, Питрәч районында - 1, Биектау районында 1 очрак расланган.

Моңа кадәрге оператив хәбәрдә Татарстанда тугыз очрак ачыклануы турында язган идек.

Фото: https://pixabay.com/ru/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading