16+

Татарстанда ковид йоктыру очраклары янә арта башлады

Татарстанда икенче көн рәттән коронавирус белән авыручылар саны артуы күзәтелә.

Татарстанда икенче көн рәттән коронавирус белән авыручылар саны артуы күзәтелә.

Бүген ковид йоктыруның 153 очрагы расланган, кичә шундый 142 очрак теркәлгән булган.

Узган алты көндә авыручылар саны кимеде. 24 февральдә 160 кеше ковид йоктырса, 1 мартта шундый 133 очрак теркәлгән иде. Бу хакта стопкоронавирус.рф. порталында хәбәр ителә.

Ковид йоктырган 44 кеше хастаханәгә китерелгән, кичә дә шул кадәр үк булган. Пандемия башланганнан алып, Татарстанда 198790 кеше коронавирус йоктырган. Татарстанда бу чирдән 195088 кеше (узган тәүлектә - 98) терелгән. Кичә 249 кешенең савыгуы билгеле булды.

Республикада Covid-19 инфекциясеннән элеккечә 2010 үлем очрагы теркәлгән. Соңгы тапкыр ковидтан үлем очрагы турындагы мәгълүмат 20 гыйнварда чыкты.

Россиядә көн саен ковид йоктыручылар 14516 кешегә арта. 1546 кешене хастаханәгә китергәннәр, 11512 кеше бу чирдән савыккан. Рәсми статистика буенча, Россиядә 40 кеше инфекция корбаны булган.

"Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading