16+

Татарстанда махсус хәрби операциядәге хәрбиләрнең балалары өстенлекләргә ия булачак

Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары торак алуда өстенлеккә ия булачак.

Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары торак алуда өстенлеккә ия булачак.

Татарстан Дәүләт Советының 45 нче утырышында депутатлар тиешле закон проектын кабул итте. Закон проектын тәкъдим иткән Депутат Александр Комиссаров документ республика законнарын федераль законнарга туры китерү максатыннан эшләнгәнлеген билгеләп үтте. «Беренче чиратта, әлеге документ Украина, Донецк һәм Луганск халык республикалары, Запорожье һәм Херсон өлкәләрендә махсус хәрби операциядә катнашучы һәм һәлак булган хәрбиләрнең ятим калган, әти-әниләре тәрбиясеннән мәхрүм ителгән балалар өчен социаль гарантияләрне арттыруга юнәлдерелгән", – дип аңлатты депутат. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading