Татарстанда машина сату ел башыннан бирле 21 процентка арткан.
Хәзер онлайн-сату киң тарала башлаган. Элек сатып алучы автосалонга уртача 3-4 тапкыр килсә, хәзер машинаны өйдән генә дә сайлый ала. Бүген сатылган бер яңа машинага дүрт кулланышта булганы туры килә. Андыйлар интернет-кибетләрдә 5,5 милионнан артык. Машина онлайнда ошаса да, юристлар әүвәл аларны барып карарга киңәш итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
0
Комментарийлар