16+

Татарстанда мигрантларга таксида һәм сак хезмәтендә эшләүне тыю планлаштырыла

2025 елдан Татарстанда кайбер өлкәләрдә мигрантларны җәлеп итүне тыю кертергә телиләр.

2025 елдан Татарстанда кайбер өлкәләрдә мигрантларны җәлеп итүне тыю кертергә телиләр.

Татарстан Республикасы Рәисенең тиешле указы проекты коррупциягә каршы экспертиза уза. Чаралар икътисадый эшчәнлекнең 10 төренә кагыла:

— хәвефле йөкләр ташу;

— җиңел таксилар һәм машина йөртүче белән арендага алынган автомобильләр;

— финанс хезмәтләре күрсәтү (иминиятләштерү һәм пенсия белән тәэмин итүдән тыш);

–  иминиятләштерү, яңадан иминиятләштерү, дәүләтнеке булмаган пенсия фондлары эшчәнлеге (мәҗбүри социаль тәэмин итүдән тыш);

– финанс хезмәтләре күрсәтү һәм иминиятләштерү өлкәсендәге ярдәмче эшчәнлек;

— хокук һәм бухгалтерлык исәбе өлкәсендәге эшчәнлек;

— ветеринария;

— сак хезмәтләре, шул исәптән хосусый хезмәтләр;

— комарлы уеннар оештыру һәм үткәрү, лотереяләр оештыру һәм үткәрү;

–  компьютерларны, шәхси куллану һәм хуҗалык-көнкүреш әйберләрен ремонтлау.  

Компанияләр һәм оешмалар үз штатларын Указга туры китерергә (әгәр документ кабул ителсә) ул үз көченә кергәннән соң өч ай эчендә тиешле карарлар кабул ителергә тиеш. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading