16+

Татарстанда милли проект буенча ачылган виртуаль концерт залларына 30 мең тамашачы килгән

Татарстанда «Мәдәният» илкүләм проектының «Цифрлы мәдәният» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында ачылган виртуаль концерт заллары эшләп килә.

Татарстанда «Мәдәният» илкүләм проектының «Цифрлы мәдәният» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында ачылган виртуаль концерт заллары эшләп килә.

Россия Мәдәният министрлыгы карамагындагы әлеге проект «ачык мәдәни киңлек» формалаштыруга һәм академик музыканы популярлаштыруга йөз тоткан.

Федераль проект ярдәмендә шәһәрләрдәге заллар заманча техник җиһазлар белән тәэмин ителә. Бу эшләрнең максаты – академик юнәлештәге концертларны югары сыйфатта транляцияләү мөмкинлеге тудыру.

ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә республиканың Спас, Алабуга, Баулы, Арча, Мамадыш, Әлмәт, Түбән Кама, Менделеевск, Буа кебек тугыз районында һәм Чаллы шәһәрендә барлыгы 10 виртуаль концерт залы эшли. 2019 елдан 2024 ел азагына кадәр аларда 904 трансляция үткәрелгән.

«“Бөтенроссия виртуаль концерт залы” проектын гамәлгә ашыруның төп бурычы – Россиядә бөтен кешегә дә дөньякүләм танылган академик музыкаль әсәрләрне тыңлау мөмкинлеге булдыру. Ул халыкка, бигрәк тә үсеп килүче буынга рухи-әхлакый һәм патриотик тәрбия бирүгә өлеш кертә», – дип искәртте Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова.

Республикада виртуаль концерт заллары оештыруга Казанның Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе җаваплы. Үткән ел ул виртураль концерт залларының иң яхшы тәҗрибәсен билгели торган Бөтенроссия бәйгесендә «Виртуаль концерт залының иң яхшы проект офисы» номинациясендә җиңү дә яулады. Бәйгегә Бердянсктан алып Владивостокка кадәр 47 төбәктән барлыгы 127 гариза кабул ителгән булган.

Мәгълүм булганча, Россиядә илкүләм проектлар РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән 2019 елдан гамәлгә ашырыла.

2025 елдан яңа илкүләм проектларга старт бирелде. Быел республикада 11 проект тормышка ашырыла башлый: алар – «Гаилә», «Яшьләр һәм балалар», «Дәвамлы һәм актив тормыш», «Тормыш өчен инфраструктура», «Экологик иминлек», «Кадрлар», «Нәтиҗәле һәм көндәшле икътисад», «Туризм һәм кунакчыллык», «Мәгълүматлар икътисады һәм дәүләтнең цифрлы трансформациясе» һәм «Пилотсыз авиация системалары». Бу уңайдан планлаштырылган эшләрне башкару өчен 44,2 миллиард сум бүленәчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading