16+

Казан циркы мошенниклык очраклары турында кисәтә

Казан дәүләт циркы билетларны рәсми сервислардан сатып алмаган очракта мошенниклардан сакланырга киңәш итә.

Казан дәүләт циркы билетларны рәсми сервислардан сатып алмаган очракта мошенниклардан сакланырга киңәш итә.

 Яңа ел тамашасына билетлар тулаем сатылып беткән. Әмма ялган билетлар, икеләтә-өчләтә артык бәягә сатучы кырыгалдарлар барлыкка килгән. 

Яңа ел әкияте «Лабиринт» Казан циркында 2024 елның 20 декабреннән аншлаг белән бара. Традицион Яңа ел «чыршылары» өчен рекордлы сандагы тамашалар планлаштырылган. Әмма ихтыяҗ барыбер зуррак – программа тәмамланганчы (26 гыйнварга кадәр) билетлар инде сатылып беткән. Тамашачылар, ни өчен билет сатып алып булмавына гаҗәпләнеп, Казан циркына мөрәҗәгать итә икән. Шуңа бәйле рәвештә төрле мошенниклар да активлашкан. Алар бик зур ихтыяҗ һәм кешеләрнең циркка эләгү теләгеннән файдаланалар. 

Казан дәүләт циркы кисәтә: игътибарлы булыгыз, мошенниклар кармагына эләкмәгез! Мөмкин булган мошенниклык төрләре:

«Перекуплар». Билетлар реаль бәясеннән 3-4 тапкырга кыйммәтрәккә сатыла. 

Чын булмаган билетлар. Сезгә ялган билетлар сатарга мөмкиннәр – узган елгы, башка цирклардан, дөрес булмаган штрих-кодлар белән һәм башкалар. Мондый билетлар белән сез циркка үтә алмыйсыз, керү урынындагы электрон система «чын булмаган» билетларны «укымый». 

Шикле сервислар. Циркка бернинди катнашы булмаган чит сервисларда бик күп тәкъдимнәр бар, анда кешеләр төрле хезмәтләр тәкъдим итә. Анда сез шулай ук спекулянтлар һәм мошенниклар белән очрашырга мөмкинсез.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading