16+

Күчемсез милек бүләк иткәндә нәрсә үзгәрәчәк?

Күчемсез милекне хәзер нотариус ярдәмендә генә бүләк итәргә мөмкин булачак.

Күчемсез милек бүләк иткәндә нәрсә үзгәрәчәк?

Күчемсез милекне хәзер нотариус ярдәмендә генә бүләк итәргә мөмкин булачак.

Адвокат Марат Гайнуллин киңәш итә.

Бу хакта физик затлар арасындагы килешүләргә кагылышлы канун гыйнварда - рәсми рәвештә бастырылганнан соң 30 көн узгач үз көченә керәчәк.

Төзәтмәләр РФ Гражданнар кодексына кертелгән. Хәзер күчемсез милекне бүләк итүне күп функцияле үзәкләр (МФЦ) аша рәсмиләштерергә мөмкин. Әмма еш кына мошенниклар моннан оста файдалана.

Күчемсез милекне бүләк итүнең барлык килешүләре нотариаль рәвештә расланачак. Бу ни өчен кирәк?

Бүләк итүче өчен якын туганы булмаган бүләкләнүчеләр күчемсез милек бүләк итү килешүләре буенча зур сорау тудыра, чөнки кайчак бүләк итүче кул куйган килешү ниндидер бер басым астында төзелгән булырга мөмкин, дип билгеләп үтә канун проекты авторлары.

Мондый бүләкләрдә ялган һәм ясалма килешү билгеләре бар. Еш кына күчемсез милекне өлкән яшьтәге ялгыз кешеләр, алкоголь яки наркотикларга бәйлелектән, психик тайпылышлардан интегүче гражданнар (психиатр һәм наркологта исәптә тормаган һәм юридик яктан эшкә сәләтле булсалар да), секталарга эләккән затлар һ.б. бүләк итә. Соңрак бүләк итүчеләр еш кына килешүләргә суд тәртибендә дәгъва белдерергә тырышалар, янәсе, аларга нидер вәгьдә иткәннәр, чынлыкта, болар барысы да ялган булып чыккан. Әмма аларга, бигрәк тә өлкән буын кешеләренә суд юлларында йөрү өчен белем, акча һәм көч-куәт җитми.

Моңа кадәр канунда нотариаль таныклык берничә төр шартнамә, ягъни рента шартнамәсе, никах шартнамәсе, сату-алу шартнамәсе (әгәр сатучы балигъ булмаган булса), шулай ук өлеш турында килешү өчен генә каралган. Хәзер исә бүләк итү килешүе шулай ук нотариаль таныклыкка ия булачак. Әлеге үзгәрешләр гражданнарның хокукларын яклауга, шулай ук күчемсез милекне бүләк иткәндә мошенниклык гамәлләре куркынычын киметүгә юнәлдерелгән. Бу очракта нотариус ике якның эшкә сәләтлелеген тикшерәчәк, имзалаучыларның шәхесләрен ачыклаячак һәм килешүнең башка юридик аспектларын үтәячәк.

Нотариус һәм МФЦ аша килешүләрнең төп аермасы шунда ки, МФЦ хезмәткәре килешү шартларын аңлатмый һәм консультацияләр үткәрми. Ул гамәлдә, ике як тарафыннан бирелә торган документларны гына кабул итә.

Әгәр сез документлар МФЦга тапшырылган икән, килешү юридик яктан куркынычсыз дип уйлау хаталы. Нотариус исә, киресенчә, шартнамә шартларын һәм килешүнең хокукый нәтиҗәләрен аңлатырга тиеш. Бу вакытта бүләк итүчегә алыш-биреш башкарганда милек хокукының күчүе аңлатыла, хокуклар, алыш-бирешне өзү вариантлары һәм объектта яшәү хокукын саклап калу мөмкинлекләре аңлатыла. 

Чит затлар арасында бүләк итү буенча килешүләр зур куркыныч тудыра, чөнки "бүләк итү" схемасы еш кына "залог" ны алыштыру буларак кулланыла. Бу бигрәк тә барлык юридик куркынычларны (эчкечеләр, өлкән яшьтәгеләр, имин булмаганнар, финанс проблемалары булганнар) тулысынча аңлый алмаган гражданнарга кагыла. Кызганычка каршы, көндәлек тормышта мондый кешеләр документларны сирәк укый, кәгазьләрне тикшермичә генә кул куялар. Нотариаль таныклык бирү исә мондый килешүләрдән арындыра алачак. 

Тискәре фактор да бар, бу килешүгә чыгымнарның кыйммәтләнүе, чөнки гражданнарга хокук күчүне теркәү өчен мәҗбүри дәүләт пошлинасыннан тыш, нотариус хезмәтләре өчен дә түләргә туры киләчәк. Хезмәтләрнең бәясе федераль һәм төбәк тарифларыннан тора һәм күчемсез милекнең кадастр бәясеннән исәпләнә.
Бер яктан, килешүләрне рәсмиләштерүгә чыгымнар артачак, нотариаль хезмәтләр арзан түгел. Икенче яктан, нотариаль таныклык килешүләрне ышанычлырак итә. Белгеч документларны тикшерәчәк, бүләк бирүченең үз гамәлләрен аңлавына һәм ирекле эш итүенә инаначак. Бу киләчәктә бәхәсләр һәм килешүне дәгъвалау куркынычын киметә.

Мәсәлән, туганнары бүләк итүченең эшкә сәләтсез булуын раслап, бүләк итүгә каршы килергә тырышкан хәлләр дә очрап тора бит. Ахыр чиктә ни кызганыч, суд бүләкне дөрес дип таный, ә туганнары ярык тагарак алдында кала. Нотариаль рәсмиләштерү белән мондый бәхәсләр килеп чыкмый диярлек, чөнки нотариус кешенең халәтен һәм аңлы булуын тикшерергә тиеш.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading