«Татарстан Республикасында ял, күңел ачу, физкультура, спорт, күргәзмә, агарту, реклама чаралары үткәрергә рөхсәт ителә», - дип искәрттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.
Ачык мәйданчыкларда үткәрелә торган чараларда катнашучылар саны бер үк вакытта 200 кешедән артып китмәскә, ябык бинада, аның мәйданыннан чыгып, 1 кешегә 4 квадрат метр туры килергә, әмма бер бинада кешеләр саны 100дән артык булмаска тиеш.
Комментарийлар