16+

Татарстанда Олимпия уеннары җиңүчеләренә һәм призерларына түләү арттырылды

2024 елдан Татарстанда Россия һәм Совет җыелма командалары составында Олимпия, Паралимпия һәм Сурдлимпия уеннарында җиңүче һәм призер булган спортчыларга гомерлек айлык пособиеләр арттырылды.

2024 елдан Татарстанда Россия һәм Совет җыелма командалары составында Олимпия, Паралимпия һәм Сурдлимпия уеннарында җиңүче һәм призер булган спортчыларга гомерлек айлык пособиеләр арттырылды.

Бу хакта Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Матбугат хезмәте хәбәр итә.

Сүз егерме елдан да ким булмаган хезмәт стажы булган атлетлар турында бара. Хәзер тиешле пособиеләр халыкара ярышларның рангына бәйле рәвештә 14 000-24 500 сум тәшкил итә, элек алар 8 000-14 000 сумга тиң булган.

Бу максатларга 2024 елда республика бюджетыннан 864 000 сум күләмендә акча бүлеп биреләчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading