16+

Татарстанда пневмония очраклары арта

Татарстанда хастаханәдән тыш пневмония белән авыручылар саны арта башлаган. Узган атнада мондый очраклар, алдагысы белән чагыштырганда, 15 процентка арткан.

Татарстанда хастаханәдән тыш пневмония белән авыручылар саны арта башлаган. Узган атнада мондый очраклар, алдагысы белән чагыштырганда, 15 процентка арткан.

Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сүзләренчә, артык борчылырга сәбәп юк, әмма саклану чараларын үтәү комачауламас.

-    Хастаханәдән тыш пневмония белән, нигездә, ике яшькә кадәрге балалар һәм 60 яшьтән өлкәнрәкләр авырый. Аларга массакүләм чараларга йөрүдән һәм җәмәгать урыннарында булудан тыелырга киңәш ителә. Барган очракта исә маска кулланырга кирәк, - диде Любовь Авдонина.

Хастаханәдән тыш пневмония стафилакок, пневмокок, микоплазма кебек бактерияләр аркасында барлыкка килә. Шулай ук ул ОРВИ, грипптан соң кискенләшү аркасында барлыкка килергә мөмкин. Моннан тыш, биналарны начар җыештыру, вентиляция начар булу да авыру үсешенә сәбәп була ала.

ТР сәламәтлек саклау министрлыгының Дәвалау һәм профилактик ярдәм идарәсе башлыгы Елена Демьянова үздәвалау белән шөгыльләнмәскә чакырды. Дәвалауны бары тик табиб кына билгеләргә тиеш, үзлегеңнән температура төшерү өчен дарулар, антибактериаль препаратлар эчәргә ярамый, дип кисәтте ул.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading