16+

Татарстанда приютта яшәүче алты яшүсмер антисептик эчеп агуланган

Татарстанда социаль приютта тәрбияләнүче алты бала антисептик эчеп агуланган.

Татарстанда социаль приютта тәрбияләнүче алты бала антисептик эчеп агуланган.

Татарстанда социаль приютта тәрбияләнүчеләр антисептик эчеп агуланган, хәзер бу факт буенча җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә РФ Тикшерү комитетының республика буенча тикшерү идарәсе.

"7 ноябрь кичендә балалар һәм яшүсмерләр өчен "Надежда" социаль приютында тәрбияләнүче алты бала "агулану" диагнозы белән Мамадыш үзәк хастаханәсенә китерелде. Әлеге факт буенча "куркынычсызлык таләпләренә җавап бирмәгән эшләр башкару, яки хезмәтләр күрсәтү" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган", - диелә хәбәрдә.

Беренчел мәгълүматлар буенча, 2004-2008 елларда туган ике кыз һәм дүрт малай социаль учреждениегә кергән вакытта кулларны эшкәртү өчен куелган антисептик салынган савытны алганнар. Аңа су өстәгәннәр һәм шуны эчеп куйганнар. Алга таба балаларның хәле начарлана, алар хастаханәгә озатыла. Хәзерге вакытта алар табиблар күзәтүе астында.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading