16+

"Татарстанда сайлаулар чиста һәм гадел узды"

20.00 сәгатьтә сайлау участокларында тавыш бирү тәмамланды.

20.00 сәгатьтә сайлау участокларында тавыш бирү тәмамланды.

"Чиста сайлаулар өчен" Татарстан буенча күзәтүчеләр корпусы координаторы, Татарстан юристлары ассоциациясе рәисе Илнар Гирфанов хәбәр иткәнчә,
тавыш бирү сайлау хокуклары нормалары буенча, тәртип бозуларсыз узган.

- Корпус координаторы буларак, Татарстан Республикасында сайлауларның чиста, гадел узулары турында авыз тутырып әйтә алам, - диде ул.

Аның сүзләренчә, сайлау процессына йогынты ясарлык яки сайлау хокукларын бозарлык очраклар күзәтелмәгән. Дөрес, көн дәвамында оештыру белән бәйле кайбер вак-төяк хилафлыклар килеп чыккан, әмма аларны тәртип бозу дип атап булмый. Әлеге хилафлыклар урында төзәтелгән дә.

Бүген Татарстанда "Чиста сайлаулар өчен" корпусының 150 күзәтүчесе эшләгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading