16+

Татарстанда табиблар тәне пешкән бала гомере өчен көрәшә

Өлкәннәрдән качып, дүрт мәктәпкәчә яшьтәге бала буш урында учак яга. Әлеге хәл 31 августта Алексеевское бистәсендә килеп чыга.

Өлкәннәрдән качып, дүрт мәктәпкәчә яшьтәге бала буш урында учак яга. Әлеге хәл 31 августта Алексеевское бистәсендә килеп чыга.

7 яшьлек 4 бала әти-әниләре биргән акчага җирле кибеттән кабы белән шырпы сатып ала һәм гаражлар артындагы буш урынга киләләр. Чүп - чар, ботаклардан һәм такталардан учак ясыйлар. Бер малай ут эченә ниндидер сыеклык салынган пластик шешә ыргыткан. Казага тарыган бала бу шешәне учак эченнән чыгарырга була. Шешәне кулына алгач, эрегән пластик шешәдән сыеклык аның киемнәренә эләгә дә аңа ут каба.

Моны күргән зыян күрүченең дуслары өлкәннәрне ярдәмгә чакырырга ашыга. Әлеге шаярту аркасында баланың 60 процент тәне пешә. Алексеевское Бистәсе хастаханәсендә балага беренче ярдәм күрсәтелә, ә аннары аны балалар республика клиник хастаханәсенә алып киләләр.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading