16+

Татарстанда тораклар тапшырыла

Быелның 14 августына алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда 1 миллион 379,9 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган, бу еллык планның 58,2 процентын тәшкил итә.

Быелның 14 августына алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда 1 миллион 379,9 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган, бу еллык планның 58,2 процентын тәшкил итә.

Татарстан төзелеш, архитектура һәм Торак коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итүенчә, Татарстанда социаль ипотека программасы буенча 1787 фатирга исәпләнгән 81 йорт төзелгән. Узган ике атнада гына 12 объект файдалануга тапшырылган.

Арендалы торакка килгәндә, биш йорт сафка баскан. Әлеге программа буенча, ел дәвамында барлыгы 21 торак йорт төзү ниятләнә.

Республикада Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен 43 йорт төзелә. Ятим балалар һәм ата-ана назыннан мәхрүм балаларны тораклы итү программасы буенча 2015 елда 331 кеше торак белән тәэмин ителергә тиеш.

Күп балалы гаиләләрне торак белән тәэмин итү программасы буенча 45 сертификат рәсмиләштерелгән, 20 сертификат гамәлгә кертелгән.

Ирек Фәйзуллин Татарстанда мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрен төзү программасын тормышка ашыру барышы турында да сөйләде. 2015 елның 14 августына төзелә торган 73 объектның, берсендә бинаның дивары төзелә, 11ендә түбә ябыла, 46сында бизәкләү эшләре бара, 15 объектта эшләр тәмамланган.

"Авыл клублары" программасы буенча 20 объектта эшләр тәмамланган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading