16+

Татарстанда Украинада батырларча һәлак булган хәрбине җирләячәкләр

Татарстан егете, сержант Андрей Соколовский Украинада махсус операция барышында һәлак булган. Тәтеш шәһәрендә яшәгән хәрби спецназ төркеменең өлкән разведчигы булып хезмәт иткән, аңа 28 яшь булган.

Татарстан егете, сержант Андрей Соколовский Украинада махсус операция барышында һәлак булган. Тәтеш шәһәрендә яшәгән хәрби спецназ төркеменең өлкән разведчигы булып хезмәт иткән, аңа 28 яшь булган.

Андрей Соколовский-Казахстанда туган. 1997 елда аның гаиләсе Тәтешкә күченеп килә. Ул вакытта Соколовскийга 4 яшь булган. Бу шәһәрдә ул мәктәпне һәм авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаган. 

Хәрбинең тол хатыны, алты һәм бер яшьлек ике улы ятим кала. Җирләү 6 июньдә Тәтештә булачак. Матәм тантанасы 10: 00 сәгатьтә башлана, ул Хәрби Дан мемориалы янында узачак.

Хәрби хезмәткәрнең һәлак булу шартлары, үлем датасы һәм төгәл урыны әлегә билгеле түгел, дип яза «Тетюшские зори».

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading