16+

Татарстанда уртача гомер озынлыгы билгеле булды

Татарстан сәламәтлек министры Марсель Миңнуллин демография мәсьәләсе турында хисап тотты.

Татарстан сәламәтлек министры Марсель Миңнуллин демография мәсьәләсе турында хисап тотты.

2024 елның 11 ае йомгаклары буенча Татарстанда уртача гомер озынлыгы 74,59 яшь тәшкил иткән. Үлүчеләр саны мең кешегә 11,3 кеше тәшкил иткән. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы утырышында Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы Марсель Миңнуллин сөйләде.

Ул билгеләп үткәнчә, 60 яшь һәм аннан өлкәнрәкләр өлеше арткан. Шул ук вакытта Татарстанда авыл халкы арасында үлүчеләр саны Россия күрсәткечләреннән артып китә. Бу уңайдан 2024 елда сәламәтлек саклау министрлыгы күчмә мобиль комплексларның нәтиҗәлелеген күтәрүгә һәм ФАПларның эшен камилләштерүгә аерым игътибар бирде. Уңай нәтиҗә бар - авылда үлүчеләр саны мең кешегә 13 очракка кадәр кимегән.

Миңнуллин билгеләп үткәнчә, хезмәт яшендәге үлемнәрнең 80 проценты ир-атларга туры килә. 40 яшьтән алып 65 яшькә кадәрге кешеләр арасында үлемнең төп сәбәпләре – социаль әһәмиятле авырулар, шул исәптән хәмерле эчемлекләр куллану.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading