16+

Татарстанда яшь гаиләләр торак алу өчен субсидия алырга мөмкин

Татарстанда 2024 елга «яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программасының заявка кампаниясе бара. Ул агымдагы ай ахырына кадәр дәвам итәчәк.

Татарстанда 2024 елга «яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программасының заявка кампаниясе бара. Ул агымдагы ай ахырына кадәр дәвам итәчәк.

Әлеге программа кысаларында яшь гаиләләр беренчел базарда торак сатып алу өчен, шулай ук шәхси торак йорт төзү өчен торак бәясеннән 30 процент (баласыз гаиләләргә) яки 35 процент (балалары булган гаиләләргә) күләмендә түләүсез субсидия алу мөмкинлегенә ия. Моннан тыш, субсидияне ипотека кредитын түләү өчен кулланырга мөмкин. Шулай ук субсидияне өлешләп төзелештә катнашу өчен дә кулланырга мөмкин, дип хәбәр итә ТР Яшьләр министрлыгының Матбугат хезмәте.

2022 елгы программа җиңүчеләре инде субсидияләр ала башлады. Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков Апас районында булды, анда Сөнгатуллиннар гаиләсе белән очрашты һәм аларга субсидия сертификаты тапшырды.

Яшь гаилә торак шартларын яхшырту өчен 730 мең сумга якын акча алачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading