16+

Татарстанда яшәүче Алексеевларның казлары Мәскәүгә китә

Нурлат районының Иске Иглай авылында яшәүче Алексеевларда каз өмәләре гөрли. Алар быел 450 баш баш каз үстергәннәр, дип хәбәр итә "Дуслык" газетасы.

Нурлат районының Иске Иглай авылында яшәүче Алексеевларда каз өмәләре гөрли. Алар быел 450 баш баш каз үстергәннәр, дип хәбәр итә "Дуслык" газетасы.

"Ял көннәрендә 40 баш каз суеп эшкәрттек, - ди хуҗабикә Альбина Алексеева. - Якын араларда күпләп Мәскәүгә алып китәчәкләр. Ел да шулай казларыбызны Россия башкаласына озатабыз. Кышка таба Әлмәт шәһәренә илтеп кайтабыз, анда да Иглай казларына сорау зур".

Алексеевлар гаиләсе каз бизнесы белән 30 еллап шөгыльләнә инде. Итенең килосын 350, эч-башын 200 сумнан саталар, дип белдерә Нурлат җирле газетасы.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading