16+

Татарстанда югары күләмдә пенсия алучылар билгеле

Татарстанда 80 яшьтән өлкәнрәк 140 меңнән артык пенсионер югары күләмдә пенсия ала. Бу хакта Россия социаль фондының республика буенча матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстанда 80 яшьтән өлкәнрәк 140 меңнән артык пенсионер югары күләмдә пенсия ала. Бу хакта Россия социаль фондының республика буенча матбугат хезмәте хәбәр итә.

80 яшь тулганнан соң пенсиянең билгеләнгән өлеше икеләтә арта. Аның күләме 2023 елда 15 мең сумнан артык тәшкил итә. Шул ук вакытта яңадан исәпләү өчен гариза язу кирәк түгел.  Ул картлык буенча иминият пенсиясе алучыларга гына билгеләнә.
Агымдагы елның 1 гыйнварыннан картлык буенча фиксацияләнгән пенсия күләме 7,5 мең сум тәшкил итә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading