16+

Татарстанга 30 градуслык салкыннар килә!

Татарстанда һава шартларының үзгәрүе көтелә. Бу хакта Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Татарстанда һава шартларының үзгәрүе көтелә. Бу хакта Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, 4 гыйнварның 18:00еннән алып 5 гыйнварның 18:00 сәгатенә кадәр  Татарстанда һәм Казанда 25-30 градуска кадәр салкын булуы көтелә. Моннан тыш, Татарстан Республикасында урыны белән томан көтелә, күз күреме 500 метрдан да кимрәк булачак.
Шулай итеп, 5 гыйнварда төбәктә бераз кар явачак. Төнлә термометр баганасы -21-26 градуска кадәр, ә урыны белән -30 градуска кадәр төшәчәк. Көндез -15-20 градуска кадәр җылытачак.
Казанда аязучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез. Төнлә температура -24 градуска кадәр, ә урыны белән минус 27 градуска кадәр төшәчәк. Көндез җылы булачак, башкалада һава -16-18 градуска кадәр җылыначак, ә юлларда бозлавык булачак.
Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында, һава торышы аркасында федераль, төбәк һәм җирле әһәмияттәге трассаларда аварияләр күбрәк булырга мөмкин, дип билгеләп үттеләр. Матбугат хезмәтендә, һава шартлары начарлану сәбәпле, күрсәтелгән юлларда хәрәкәт чикләнүе ихтималын җиткерделәр.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading