16+

Татарстанга 35 градуслык эссе киләчәк

Татарстанда югары атмосфера басымы астында коры аномаль эссе һава торышы сакланачак, температура +35 градуска җитәчәк. Бу хакта ТР Гидрометүзәге фаразында әйтелә.

Татарстанда югары атмосфера басымы астында коры аномаль эссе һава торышы сакланачак, температура +35 градуска җитәчәк. Бу хакта ТР Гидрометүзәге фаразында әйтелә.

Татарстанда эссе һәм коры һава торышы киң антициклон йогынтысында барлыкка килгән, республика аның көнбатыш перифериясендә урнашкан.

15-17 майларда төнлә +10 +17 градус көтелә, көндез һава температурасы +28 +34 градуска кадәр җылыначак.
18-19 майларда төнлә +15 +21 градус, 18 майда көндез +29 +34 градус, 19 майда +30 +35 градус эссе көтелә, ди синоптиклар. 

Бу көннәрдә явым-төшем көтелми. Якшәмбе, 16 майда көндез кайбер районнарда яшен, көчле җил һәм кыска вакытлы яңгырлар булырга мөмкин, дип фаразлый синоптиклар. 

Фото: https://pixabay.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading