Татарстанга кышлаудан соң беренче аккошлар кайткан.
Кошлар Актаныш районында күренгән. Яңа Байсар авылына быел 40тан артык пар аккошлар кайткан. Бу хакта Актаныш хәбәр телеграмм каналында хәбәр ителә.
Авыл тарихында мондый күренешнең булганы юк иде диләр өлкән яшьтәге абый-апаларыбыз. Яхшы хәбәрләр белән кайтканнардыр дигән өметтә калабыз. Аккош ул яз, яңарыш, мәхәббәт билгесе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар