16+

“Татарстанга үз киностудиясен булдырырга кирәк”

Казан мөселман киносы фестивале ачылыр алдыннан Мәдәният министрлыгында фильмнарны сайлап алучы Сергей Лаврентьев, жюри рәисе Александр Прошкин журналистлар белән очрашты.

Казан мөселман киносы фестивале ачылыр алдыннан Мәдәният министрлыгында фильмнарны сайлап алучы Сергей Лаврентьев, жюри рәисе Александр Прошкин журналистлар белән очрашты.

- Мөселман илләренең кинематографлары яңа сүз әйтә алулары белән кызыклы. Хәзер һәр милләт үз йөзен күрсәтергә омтыла. Һәркайсы үзен борчыган проблемаларны күтәрә. Мәсәлән якутлар елына унар фильм төшерә, чөнки аларның үз киностудияләре бар. Татарстанда кинематограф акрын гына булса да үсә. Фестивальнең идеясе бик яхшы. Танылган режиссерлар белән бергә яшьләр дә бар. Хәзерге вакытта кино төшерүчеләрне мин үз - үзләрен корбан итүчеләргә тиңләр идем. Кино сәнгатенә башка күзлектән күрә торган яңа буын килә, - диде жюри рәисе.

- Киноны хәзер һәркем төшерә һәм аны фестивальгә дә тәкъдим итә. (Хәтта үз гаиләләрен дә). Быел Гарәбстан, Бангладеш фильмнары да конкурста катнаша. Татарстаннан да әйбәт картиналар бар. Татарстаннан 18 фильм алынган иде. Шуларның 6сы конкурска кертелде. Үзләренең киностудиясен булдырырга кирәк, - ди Сергей Лаврентьев.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading