16+

Татарстаннан ике укытучы махсус хәрби операция зонасына китә

Бөгелмәдән ике педагог, тарих укытучысы һәм физик культура укытучысы, үз теләге белән махсус хәрби операция зонасына китәргә булган. Хәер, хәрби хезмәткә китәргә теләк белдерүче укытучылар арасында бу яңалык түгел.

Бөгелмәдән ике педагог, тарих укытучысы һәм физик культура укытучысы, үз теләге белән махсус хәрби операция зонасына китәргә булган. Хәер, хәрби хезмәткә китәргә теләк белдерүче укытучылар арасында бу яңалык түгел.

Әйтик, кадет мәктәбе укытучысы Ботиржон берничә ай элек фронтка киткән, хәзер ул кыска вакытлы ялга кайткан. Бу хакта Татарстан Мәгариф министрлыгы хәбәр итә.

Башка хәрби хезмәткәрләр белән бергә ялга кайткан сугышчы Бөгелмә мэры Линар Закиров белән очрашкан һәм хәрби хезмәттән алган тәэсирләре белән уртаклашкан. Әйтик, ул махсус операция зонасында 5 нче сыйныфтан алып укыткан укучысын очратуы турында сөйләгән. Хәзер бу укучы төркем командиры булып хезмәт итә һәм бу, укытучының сүзләренә караганда, аның күңелендә горурлык һәм хөрмәт уяткан.

Ботиржон хезмәттәшләре - тарих һәм физкультура укытучылары, бу ялларда ук хәрби хезмәткә юл алачак. "Вакыт хәзер катлаулы. Читтә калырга теләмибез. Бу безнең бурычыбыз. Без ир-атлар буларак үз өлешебезне кертергә тиеш ", - дип аңлата алар үз карарын. 

"Үзегезне саклагыз, һичшиксез барыгызга да исән-сау кайтырга язсын. Шундый егетләребез булганда, безне беркем дә җиңмәячәк. Рәхмәт сезгә!" - дигән Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров

Гүзәл Насыйбуллина

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading