Татарстанның бер авылында бәйрәм оештыруга 5 млн. сум акча бирелгән
8 июль көнне Әлки районы Сиктермә авылында чуваш халкының “Уяв” бәйрәме узачак.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
8 июль көнне Әлки районы Сиктермә авылында чуваш халкының “Уяв” бәйрәме узачак.
ТР Мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин сүзләренчә, әлеге чараны оештыруга 5 млн.сум акча бүлеп бирелгән. “Бәйрәмнең абруе елдан-ел арта, быел да бәйрәмгә 15 меңләп кеше килер дип көтелә”, - ди ул.
“Уяв” бәйрәменең күрке – ул “Уяв пики” (“Уяв сылуы”) бәйгесе. Быел бу исемгә 12 сылу көрәшәчәк. Аларның өчесе – Чувашиядән, калганнары Татарстан районнарыннан. Сүз уңаеннан, узган “Уяв пики” исеменә Чувашиядән килгән кыз ия булган.
“Быел бәйгегә яңалык кертергә булдык. Әгәр узган елларда бәйгедә катнашучы кызлар милли ашлар әзерләсә, быел алар әбиләреннән калган милли киемнәрне тәкъдим итәчәк. Без моны яшьләр тарих белән кызыксынсын, сандыктагы элеккеге киемнәрне чыгарсын өчен эшлибез”, - ди Татарстанның чуваш хатын-кызлары берлеге рәисе Сильвия Чаркина.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Җәмгыять
Күрше хисабына яшәү дөрес әйбер булмас...
-
#Кыскача яңалыклар
Торак инспекцияcенә кайчан мөрәҗәгать итәргә кирәк?
-
#Мәгариф
Авыл мәктәбе шәһәрнекеннән киммени? Сөмбел Хисамиева – 200 балл иясе
-
#Җәмгыять
Миңнеханов Москальковага “Дуслык” ордены тапшырды
-
#Спорт
Азат Габдрәшитов: «Атнаның 7 көненең 6сы тренировкалар белән уза. Ялга 1 генә көн кала...»
Комментарийлар