Тикшерү фикеренчә, мастер күчмә бригада составында электр челтәрен сүндерүдә катнашкан. Бервакыт ир-ат янында гына югары көчәнешле электр чыбыгы өзелеп төшкән. Эшчене ток суга, аны хастаханәгә алып китәләр, биредә ул җан бирә.
Хезмәтне саклау таләпләрен бозу факты буенча җинаять эше кузгатылган. Бу вакыйганың барлык шартларын ачыклауга юнәлдерелгән тикшерү эшләре алып барыла, дип хәбәр итә Татарстан буенча Тикшерү идарәсе.
Комментарийлар