16+

Татарстанның ел студентын игълан итәчәкләр

Бүген, Россия студентлар көнендә, Пирамида сәхнәсендә «Татарстанның ел студенты-2018» премиясе җиңүчеләрен игълан итәчәкләр.

Бүген, Россия студентлар көнендә, Пирамида сәхнәсендә «Татарстанның ел студенты-2018» премиясе җиңүчеләрен игълан итәчәкләр.

Татарстан студентлары һәм студентлар коллективлары 18 номинациядә билгеләп үтеләчәк. Төп җиңүче Гран-прига ия булачак. "Студентлар лигасы" президенты Руфат Кыямов сүзләренчә, быел конкурста "Ел старостасы" дигән яңа номинация барлыкка килгән. Бәйгедә 296 кеше катнашып, 170е икенче этапка сайлап алынган. Шулар арасыннан 63 лауреатны бүген сәхнәдә күреп булачак.  Быел иң популяр номинация "Ел интеллекты" дигәне булды. Анда көч сынашу өчен илле студенттан заяка килде, диде Руфат.

Журналистлар белән очрашуга 2017 елда "Ел студенты" премиясе гран приена лаек булган Диләрә Бәширова да килгән иде. Аның үзенең сөйләве буенча, конкурста ул 2016 елда да катнашкан. Анда лауреат исеменә генә лаек булган. Былтыр исә төп җиңүче исемен алган. Мин баштан ук киләсе елда һичшиксез җиңәргә тиешмен дигән максат куйдым һәм аңа ирештем дә, диде ул.  
Татарстан яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов, республика студентларының актив булуын әйтеп, Россия күләмендә үткәрелгән конкурсларда да җиңүләрен ассызыклап үтте.

– 2016 елны Нәфис Сираҗетдинов Бөтенроссия “Студент-2017” премиясенең Гран-при иясе булды. Россиянең «Ел студенты-2018» премиясенең «Ел җәмәгатьчесе» номинациясендә Игорь Смирнов җиңде, – диде ул.

Тимур Сөләймановның сүзләренә караганда, Татарстан уку йортларында бүген 200 мең студент укый. Россия төбәкләреннән генә түгел, чит илдән дә килеп укучылар күп. Чит илдән килгән 10 мең студент Татарстан уку йортларында белем ала. Аларны уку йортларының дәрәҗәсе, белем бирү сыйфаты гына түгел, Казанда студентлар һәм яшьләр атмосферасы булу, социаль һәм иҗади яктан үсәргә мөмкинлек булу җәлеп итә, дигән фикердә тора министр урынбасары.
 

 

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading