16+

Татарстанның элеккеге юстиция министры вафат булган

Альберт Салабаев республика Конституциясе проектын эшләүчеләрнең берсе иде.

Альберт Салабаев республика Конституциясе проектын эшләүчеләрнең берсе иде.

 1987 елдан 2004 елга кадәр Татарстан юстиция министры вазыйфасын башкарган Альберт Салабаев 81 яшендә вафат булды. Ул республика Конституциясе проектын, милек һәм дәүләт хезмәте турындагы закон проектларын эшләүчеләрнең берсе иде.

— Альберт Михайлович үз эшенең остасы, зирәк җитәкче, яхшы күңелле кеше иде. Аны һәрвакыт югары иҗтимагый бурыч хисе, хезмәт сөючәнлеге, үз халкына фидакарь хезмәт итү аерып тора иде, - ди республиканың хәзерге юстиция министры Рөстәм Заһидуллин.
Ул Салабаев туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашуын белдерде.

Альберт Сәлбаев 1941 елның 1 августында Канаш шәһәрендә туа. 1970 елда ул «хокук белеме» белгечлеге буенча Казан дәүләт университетын тәмамлый, шуннан соң биш ел Татарстан АССР Юстиция министрлыгында ревизор-инспектор булып эшли.
1970 елда булачак министр Казанның Идел буе район судында халык судьясы булып эшли, ә 1973 елда ТАССР Югары суды әгъзасы була.
1987 елда Салабаев Татарстан юстиция министрлыгын җитәкли. 2004 елда пенсиягә чыкканчы әлеге вазифаны башкара.

Фото: Татарстан Юстиция министрлыгы матбугат хезмәте

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading