16+

Татарстанның мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов Соңгы кыңгырау бәйрәме белән котлый

"Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары! Хөрмәтле укытучылар һәм әти-әниләр!

Татарстанның мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов Соңгы кыңгырау бәйрәме белән котлый

"Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары! Хөрмәтле укытучылар һәм әти-әниләр!

Сезне мәктәпне тәмамлавыгыз һәм Соңгы кыңгырау бәйрәме белән чын күңелдән котлыйм. Мәктәп белән хушлашу, олы тормыш юлына аяк басу - һәр кешенең тормышында булган гүзәл вакыт. Бу - өметләр, ачышлар һәм эчкерсез планнар чоры.

Мәктәптә сез белем алдыгыз, иҗади сәләтләрегезне күрсәттегез, үз карашларыгызны һәм фикерләрегезне яклап калырга, туган җирегезне яратырга өйрәндегез. Болар барысы да сезнең өчен тормыш сынауларын җиңәргә ярдәм итәчәк бәһасез капитал.

Сез киләчәк тормыш һәм һөнәри юлыгызны билгеләү кебек җитди һәм җаваплы сайлау алдында торасыз.

Нинди генә өлкәдә хезмәт итсәгез дә, мәктәптә белем алу дәверендә сезнең янда булган, сезгә үсәргә ярдәм иткән, сезнең турында кайгырткан, җан җылысын биргән, җиңәргә өйрәткән, белемнәрен һәм тәҗрибәләрен уртаклашкан укытучыларыгыз һәм әти-әниләрегез йөзенә кызыллык китермәссез дип уйлыйм. Бүген алар сезгә зур өметләр баглый һәм үз потенциалыгызны гамәлгә ашыра алачагыгызга, тормышта югары дәрәҗәләргә ирешүегезгә ышана.

Сезне һәрчак мәктәптәге кебек ныклы дуслык җепләре озата барсын, мәктәптәге остазларыгызның файдалы һәм акыллы киңәшләре ярдәм итсен, барлык уй-хыялларыгыз һәм омтылышларыгыз чынга ашсын.

Алда - чыгарылыш имтиханнары. Аларны тиешенчә тапшырып чыгарга телим. Үз-үзегезгә ышанырга, авырлыкларны җиңәргә өйрәнегез, куйган максатларыгызга таба кыю атлап барыгыз һәм беркайчан да ирешелгәннәрдә генә тукталмагыз! Хәерле сәгатьтә!" - диелә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Э.Н. Фәттахов мөрәҗәгатендә.

Белешмә: 2016 елда Татарстан Республикасында 11нче сыйныфны 15 867 (Казанда - 5 159), 9нчы сыйныфны 34 444 укучы (Казанда - 9 277) тәмамлый.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading