16+

Татарстанның 5 укучысы БДИ нәтиҗәләрен 100 баллга кадәр яхшырткан

Быел чыгарылыш сыйныф укучыларына бердәм дәүләт имтиханының бер предметын яңадан тапшыру мөмкинлеге бирелде.

Быел чыгарылыш сыйныф укучыларына бердәм дәүләт имтиханының бер предметын яңадан тапшыру мөмкинлеге бирелде.

Татарстанда 5 укучы үз нәтиҗәләрен 100 баллга кадәр яхшырта алган.
Бүген 2024 елның 4 июлендә яңадан тапшырылган информатика, җәмгыять белеме, рус теле, физика, химия һәм  2024 елның 5 июлендә бирелгән биология, тарих, әдәбият, профильле математика һәм база математикасы нәтиҗәләре расланган. 
Информатика буенча БДИда үз нәтиҗәләрен 100 баллга кадәр өч чыгарылыш сыйныф укучысы арттырган: 
•    Хаматдинов Самир, Яр Чаллы шәһәренең 76нчы гимназиясе; 
•    Хаҗиев Давид, Казан шәһәренең Яңа Савин районының 177нче лицее; 
•    Гафаров Тимур, Түбән Кама шәһәренең 24нче лицей-интернаты. 

Казан шәһәренең Идел буе районындагы 6нчы гимназия укучысы Алтынов Роман профильле математиканы яңадан тапшырып максималь нәтиҗәгә ирешкән.
Әхмәтшина Рената, Казанның Яңа Савин районының 9 нчы номерлы мәктәбе укучысы рус әдәбиятыннан 100 балл алган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading