16+

Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариева суд юлына чыга

Җырчының гаилә фотоларын кулланып маркетплейсларда төрле товарлар сатучылар бар икән.

Җырчының гаилә фотоларын кулланып маркетплейсларда төрле товарлар сатучылар бар икән.

Айгөл бу товарларга очраклы гына юлыккан. Фотоларда аның мәрхүм әти-әниләре дә сурәтләнгән. Бариевлар гаиләсе сурәтләнгән постерның хакы 2 249 сум, пазл – 675, чынаяклар да бар. Бу кешеләрнең бизнесы Айгөл Бариева белән бәйле түгел. 
-    Мин шок хәлендә калдым. Аннан көлеп тә җибәрдем. Хәзер бу мәсьәләне тирәнтен өйрәнә башладым. Күпме товар саталар икән, безнең гаиләбезнең сурәте белән. Мин үзем өчен түгел, мәрхүм әти-әниләрем өчен гарьләндем. Бу кешеләрне таптык, аларны судка бирәбез. Мондый вакытта гади гафу үтенүләр генә җитми. Бу мәсьәләгә нокта куярга кирәк. Һәр бала да әти-әнисенең хәтерен, дәрәҗәсен якларга тиеш. Минем өчен борчылган кешеләргә, ярдәм итүчеләргә рәхмәт әйтәм. Беренче тапкыр үз гомеремдә судка бирәм. Нәтиҗәсе уңай булыр дип ышанам. Бу хәл һәркем өчен сабак булсын, - диде җырчы.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    1

    0

    Кем алыр икэн Моны?

    Мөһим

    loading