9 сентябрьдә Арча районының Яңа Кырлай авылында Ат көне бәйрәме узачак. Ат-спорт фестивале кысаларында 40, 80, 100, 120 һәм 160 км дистанцияләрдә йөгерүләр узачак.
Бәйрәм программасында чиста, ярымчиста токымлы һәм җирле токымлы ат чабышлары, конкурслар, күргәзмәләр, кинологлар чыгышлары, концерт һәм ярминкә бар.
Ат көне районда 2015 елдан ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, ТР Атчылык һәм ат спорты федерациясе, "Татмелиорация "траст компаниясе" ААҖ һәм ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе белән берлектә үткәрелә.
Комментарийлар