16+

Татарстанның бер районында бал кортлары үлә

Минзәлә районының Бакчасарай авылында 300 бал корты оясы үлүе теркәлгән.

Минзәлә районының Бакчасарай авылында 300 бал корты оясы үлүе теркәлгән.

Социаль челтәрләрдә җирдә өемнәре белән ятучы бал кортларының фотолары һәм видеолары куелган. Күпчелек умартачылар фикеренчә, җирле агрофирма көндезен кояшлы яки көчле җил вакытында, умартачыларга хәбәр итмичә генә кырларны агулы химикат белән агулаган. 

 Мондый хәл белән умартачылар беренче тапкыр очрашкан.

"5 умарта корты оясы бар иде, барысы да диярлек үлде. Узган ел ике рәт үлде, 5 данә калды. Калганнары да һәлак булды. Бал кортларын бүтән тота алмыйбыз, мәгънәсе юк, алар барысы да үлемгә дучар була", - дип сөйләгән Татарстан-Вести тапшыруына җирле умартачы Антонина Заһидуллина.

Исән калган бал кортлары хәзер агрессив, һәм алар элекке ояларын җыя алмаслар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

3

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading