16+

Татарстанның бер районында газ шартлаган. Зыян күрүчеләр бар

Яшел Үзән районы Осиново бистәсендә ике катлы йортта газ шартлаган.

Татарстанның бер районында газ шартлаган. Зыян күрүчеләр бар

Яшел Үзән районы Осиново бистәсендә ике катлы йортта газ шартлаган.

Росссия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан идарәсе хәбәр итүенчә, дүрт кеше зыян күргән, берсе авыр хәлдә

Шартлау Үзәк урамдагы 7нче йортның икенче катында булган. Кимендә өч-дүрт фатирга зыян килгән.

Прокуратура булган хәлнең сәбәпләрен һәм шартларын ачыклаячак, шулай ук газ җиһазларын эксплуатацияләгәндә һәм карап тотканда куркынычсызлык таләпләрен үтәүгә бәя биреләчәк. 

Вакытлыча яшәп тору өчен Осиново мәдәният йортында урыннар әзерләнгән. Кайбер зыян күрүчеләр туганнарында яшәп торачак. Махсус комиссия, әлеге йортның яшәргә яраклымы, юкмы икәнлеген тикшергәннән соң, нәтиҗә ясаячак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading