16+

Татарстанның бер районында уңган бакчачылар теплицаларында 3 килограммлы карбыз үстергән

Минзәләдән Хәмидуллиннар теплицасында 3 килограммлы карбыз үсә.

Минзәләдән Хәмидуллиннар теплицасында 3 килограммлы карбыз үсә.

Бу хакта «Минзәлә» район басмасы хәбәр итә.

Теплицада карбыз үстерү серләрен алар интернетта булган мәгълүматтан укып белгәннәр.

Узган ел Хәмидуллиннар карбызны ачык грунтта — бакчада үстергән. Ә быел, иртәрәк уңыш алу максаты белән, өч карбыз үсентесен теплицага утыртканнар. Орлык та үзләренеке. Кибеттән сатып алынган карбыз орлыкларын ташламыйлар, ә киптерәләр, кыш буе коры урында саклыйлар һәм апрельдә ачык грунтка чәчәләр. Аннары биеклеге 10 сантиметрга җиткән карбыз үсентеләрен теплицага һәм яшелчә бакчасына утырталар.

Марат Хәмидуллин, гаилә башлыгы:

- Теплицада карбыз яхшырак үсә. Без аларны вертикаль рәвештә үстерәбез, баулар буенча җибәрәбез. Вакыт узу белән карбыз эрерәк, авыррак була, өзелеп төшәргә мөмкин, шуңа күрә аларны өзелмәс өчен пөхтә итеп ятьмәгә салырга һәм элеп куярга кирәк. Иң зур карбызның авырлыгы инде өч килограмм чамасы. Ә бакчада-ачык һавада карбызлар әле чәчәк ата башлады гына.

В теплице Хамидуллиных из Мензелинска растет 3-х килограммовый арбуз

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading