16+

Татарстанның элеккеге вице-премьеры Энгель Фәттаховка кулга алыну вакытын озайттылар

Элеккеге түрәне кулга алып, ике айга сак астына җибәргәч, ул суд карарына шикаять бирергә тырышып караган, әмма өй арестына җибәрелү өчен дәгьва кыла алмаган.

Элеккеге түрәне кулга алып, ике айга сак астына җибәргәч, ул суд карарына шикаять бирергә тырышып караган, әмма өй арестына җибәрелү өчен дәгьва кыла алмаган.

18 июльдә Фәттаховны судка конвой белән китергәннәр. Аңа сүз әйтергә мөмкинлек биргәч, хис-кичерешләр өстен чыгып, һәм ул хәтта елап та җибәргән.
"Минем ришвәт алуга катнашым булуы турында бер генә факт та һәм дәлил дә китерелмәгән. Мин тагын бер кат кабатлыйм – бернинди ришвәт алмадым, бу фирмаларга бернинди өстенлекләр дә күрсәтмәдем", - дип белдергән Фәттахов судта.

Үзенең гаепсезлеген исбатларга һәм арест астыннан чыгарга тырышуларына карамастан, суд арестны 21 сентябрьгә кадәр озайту карарын кабул итте.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading