16+

Татарстанның иң өлкән кешесе вафат булган

Зәйдә 108 яшьлек Антонина Михайловна Чижова вафат булган.

Зәйдә 108 яшьлек Антонина Михайловна Чижова вафат булган.

8 апрель көнне иртән тыл хезмәтчәне, фронтовикның тол хатыны, Татарстанның иң өлкән кешесе, Беренче бөтендөнья сугышында туган, Октябрь революциясен һәм Бөек Ватан сугышы шаһите Антонина Михайловна вафат булган. Аның тормышы тарих дәреслекләренә охшаган, һәм күп кенә истәлекләре белән ул безнең хәбәрчеләр белән күп тапкырлар уртаклашкан.

Антонина Чижова чыгышы белән Казахстаннан, Зәйгә ГРЭС төзелешендә катнашкан улы артыннан килә.

Май аенда  Антонина Михайловна 109 яшен бәйрәм итәргә тиеш булган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading