16+

Татарстанның төп чыршысына МХОда катнашучыларның 9,5 мең баласы киләчәк

Быел Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан ике республика чыршысын уздыру турында карар кабул ителгән.

Быел Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан ике республика чыршысын уздыру турында карар кабул ителгән.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2023 елда ике төп Республика чыршысын уздыру турында карар кабул итте. Бу хакта «Үзебезнекеләр турында кайгырту» матбугат конференциясендә Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.

- Быел республика чыршылары 25 декабрь көнне 12 һәм 16 сәгатьтә узачак. Аларда махсус хәрби операциядә катнашучыларының балалары, шулай ук укуда һәм спортта югары нәтиҗәләр күрсәткән сәләтле балалар булачак, - дип хәбәр итте вице-премьер.

Республиканың төп Яңа ел бәйрәменә барлыгы 17 мең бала чакырылган,шуларның 9,5 меңе-махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләреннән.

Ләйлә Фазлыева район балалары өчен төп Республика чыршысына бару, шулай ук туклану оештырылачагын билгеләп үтте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading