16+

Тавык шашлыгы ашамагыз

Казанда апрель аенда кафе һәм урамдагы төрле сәүдә нокталарыннан алынган шашлык ашап 16 агулану очрагы теркәлгән.Роспотребнадзор идарәсе белгечләре әйтүенчә, күпчелек агулану очраклары сыйфатсыз тавык ите аркасында килеп чыккан. Зыян күрүчеләрнең барысы да хастаханәгә озатылган.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча, кешеләр сальмонелезлы тавык ашап агуланган. Шулай ук теркәлгән очракларның икесендә шашлык тиешенчә кыздырылып җитмәгән булган. Агулану очракларының артуына юл куймас өчен Роспотребнадзор кафе һәм урамда сәүдә итүчеләргә халык күмәкләшеп ял иткән вакытта тавык итеннән шашлык пешерүдән баш тартып торырга киңәш итә. Әгәр өйдә үзегез шашлык кыздырырга уйласагыз, гигиена таләпләрен үтәргә онытмагыз, дип искәртә Роспотребнадзор идарәсе. Итне әзерләгәндә кулны яхшылап юарга, итне ахырына кадәр, тиешенчә кыздырырга кирәк, табигатьтә булганда, ризык өчен бер тапкыр кулланыла торган тарелкалар куркынычсыз, әзер шашлыкны кызгач ук ашамасагыз, ул +2, +6 градуста суыткычта сакланырга тиеш.

Былтыр Казанда шашлык ашап 19 кеше агуланган булган, шуларның 6сы тавык итеннән әзерләнгән шашлык аркасында. Ул чакта күңелсезлекләр санитария таләпләрен төгәл үтәмәүдән килеп чыккан.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading