16+

Телефон мошенниклары корбаннарына компенсация түләнә башламагае

Телефон мошенниклары корбаннарына компенсация түләү өчен фонд булдырырга тәкъдим ителә.

Телефон мошенниклары корбаннарына компенсация түләү өчен фонд булдырырга тәкъдим ителә.

Якын араларда югары дәүләт инстанцияләренә гражданнарны яклау тәкъдиме җибәреләчәк. Аның нигезендә телефон мошенниклары корбаннарына дәүләт фондыннан компенсацияләр түләнәчәк. Инициативаны Россия президенты каршындагы гражданлык җәмгыятен үстерү һәм кеше хокуклары буенча совет әгъзасы Элина Сидоренко әзерли. Ул "Российская газета"га хәбәр иткәнчә, хәзер проектны эшләү тәмамлана, якын айларда аны Федерация Советы һәм хөкүмәт мәйданчыкларында тикшерү планлаштырыла.

Әмма, Элина Сидоренко ассызыклаганча, мондый фонд булдыру өчен, барыннан да элек, канун үзгәрешләре кирәк.

"Безнең программага оешкан киберҗинаятьчелек өчен җәзаны катгыйландыру керә, – ди Элина Сидоренко. - Хокук саклау һәм суд системалары киберҗинаятьчеләргә катгый мөнәсәбәттә булырга, әмма, гражданнар провокацияләр, мошенниклыклар, мессенджерлар, социаль челтәрләр һәм смартфоннар аша җинаятьләргә җәлеп ителгән очракта, вазгыятькә җентекләп карарга һәм лояльлек күрсәтергә тиеш".
Шул ук вакытта цифрлы җинаятьләрдән зыян барлык кылынган җинаятьләрнең гомуми зыянының өчтән берен тәшкил итә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading