16+

Теш табибларыннан курыккан: Татарстанда яшәүче хатын-кызның яңагы черегән

Татарстанда яшәүче 45 яшьлек хатын-кызның яңагы черегән.

Татарстанда яшәүче 45 яшьлек хатын-кызның яңагы черегән.

Табиблар 10 сантиметрдан артык үле сөяк тукымасын алып ташлаганнар, аны титанга алыштырганнар.

Татарстанда яшәүче 45 яшьлек хатын-кыз стоматологлардан шулкадәр курыккан ки, гомере буе алар янына барырга куркып йөргән. Ахыр чиктә хатын-кызның яңагы чери башлаган.

 Чаллы шәһәренең 5 нче номерлы хастаханәсе яңак-йөз хирургы Баин Демкин сөйләвенчә, табиблар бу хәлне тыңлап шаккаткан – пациент йөзенең уң ягы авышкан, ул берничә ай каты ризык ашый алмаган һәм нык хәлсезләнгән. Моннан тыш, табиблар аңа некроз диагнозы куйган. Ашыгыч рәвештә операция ясарга карар ителгән.

Табиблар 10 сантиметрдан артык үле сөяк тукымасын алып ташлаган, аны титанга алыштырганнар. Бәхеткә, операция уңышлы үткән.

— Пациент үзен яхшы хис итә: тазара башлады, сәламәтлеген күзәтергә, табиб-стоматологка барырга вәгъдә итте. Реабилитациядән соң теш протезлары урнаштырырга планлаштыра, - дип сөйләгән табиб Баин Демкин.

Табиб әйтүенчә, сөяк тукымасының ялкынсынуы аяныч нәтиҗәгә китергән. Бу үзеннән-үзе аскы яңагын сынуга китергән. Чаллыда мондый очрак беренче тапкыр теркәлгән. Әгәр дә хатын-кыз теш табибына вакытында мөрәҗәгать итсә, мондый аяныч хәлнең булмый калуы бар иде.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading