16+

Тиздән III Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумы һәм «Иске Казан» җыены узачак

«Сәләтле Җәй» - сәләтле балаларның һәм талантлы яшьләрнең ялын оештыру белән шөгыльләнүче Сәләт үзәге.

«Сәләтле Җәй» - сәләтле балаларның һәм талантлы яшьләрнең ялын оештыру белән шөгыльләнүче Сәләт үзәге.

Ул Татарстаннан, Россиянең башка төбәкләреннән һәм чит илләрдән килгән балаларны берләштерәчәк. Чаралар комплексы Татарстан Республикасы Хөкүмәте, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән уздырылачак.

«Сәләтле Җәй» ял итү кампаниясе кысаларында, гадәттәгечә, профильле сменалар, төбәкара чатырлы «Болгар –Туган тел» аланы, XIII Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумы һәм «Иске Казан» җыены узачак.

Быел Сәләтнең 30 еллык юбилее. Казан дәүләт университетының энтузиаст-укытучылары инициативасы белән 1994 елда Арчада (Татарстан) 65 бала катнашында беренче укыту-сәламәтләндерү лагереннан башланган «Сәләт» хәрәкәте, Татарстан Республикасының 25 меңнән артык сәләтле баласын һәм яшьләрен, Россия Федерациясенең уннан артык төбәген, шулай ук чит илләрне үз проектларына җәлеп итүче социаль-педагогик комплекска кадәр утызъеллык үсеш юлы үтте.

Быел Татарстан, Башкортстан, Чувашия һәм Кырым базаларында 25 җәйге профильле смена узуы планлаштырылган. Аланнарда, 7 яшьтән алып, 18 яшькә кадәрге балалар һәм яшүсмерләр катнашачак. 

15 июньнән 21 июньгә кадәр Биләр җирлегендә төбәкара чатырлы «Болгар –Туган тел» аланы узачак. Аланның программасы татар телен, мәдәниятен өйрәнүгә, телнең төрле өлкәләрдә гамәли кулланышын арттыруга юнәлтелгән.

24 июньнән 9 августка кадәр Биләр тарихи-археологик музей-тыюлыгы территориясендә XIII Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумы узачак. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән уздырылучы яшьләр проекты Татарстан Республикасы районнарыннан 14 000 сәләтле баланы, остазларны, Россиянең башка төбәкләреннән һәм чит илләрдән ватандашларны берләштерәчәк. 

Форум кысаларында төрле юнәлешләр һәм профильләр буенча алты смена үтәчәк. Белем бирү, мәдәни һәм спорт программалары уздырылу планлаштырыла. Татарстанның һәм Россиянең алдынгы белгечләре, музыкантлары, артистлары үз тәҗрибәләрен форум катнашучыларына җиткерәчәк. 

Форум ҺӨНӘРЛӘР БИЛӘР ФОРУМ (Ремесла / Junior skills) сменасы белән 24 июньдә ачылачак, ул 28 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Әлеге смена кысаларында катнашучылар үзләрен рәсем сәнгате һәм скетчингтан алып мобиль робототехника һәм нейротехнологияләргә кадәр төрле өлкәләрдә сынап карый алачак. 
Иң иҗади смена ИҖАТ БИЛӘР ФОРУМ (Творчество / Arts) - балаларның, яшьләрнең һәм аларның остазларының өч юнәлеш: музыка, бию, театр буенча потенциалларын ачыклау, тормышка ашыру һәм үстерү өчен уникаль мәйданчык. Үткәрелү вакыты: 1 - 7 июль. 

Өченче смена СӘЛӘТ БИЛӘР ФОРУМ (Сэлэт / Selet), гадәттәгечә, Сәләтнең җәйге профильле сменаларына сайлап алуны үткән сәләтле балаларны һәм яшьләрне берләштерәчәк. Катнашучылар яңа һөнәри мөмкинлекләр турында белә алачак, шулай ук үзбилгеләнүнең кыйммәтен һәм мәгънәсен ачыклый алачак. Сменаның үткәрелү вакыты: 9 - 14 июль. 

МӘГЪЛҮМАТИ ТЕХНОЛОГИЯЛӘР БИЛӘР ФОРУМ (Информационные технологии / Information Technologies) мәгълүмати технологияләр кеше тормышының бөтен өлкәләрендә дә мөһим роль уйнавына ышанучыларны берләштерәчәк. Аның кысаларында геймификация аша форумның төп юнәлешләрен: IT һәм мәгариф, IT-трендлар, IT һәм бизнес, digital-һөнәрләр ачучы профильле остаханәләр һәм уку-укыту мәйданчыклары гамәлгә ашырылачак. Сменаның үткәрелү вакыты: 18 - 24 июль.

Бишенче смена МЕДИА БИЛӘР ФОРУМ (Media) – социаль медиаресурслар белән эшләү өчен кирәкле булган актуаль коралларга багышланган смена. Иҗади лабораторияләр форматында узачак сменада катнашучылар медиа дөньясы белән танышып, алган белемнәрен һәм күнекмәләрен гамәлдә сынап карый алачак. Үткәрелү вакыты: 27 июль – 2 август. 

Форумны йомгаклаучы АЛДЫНГЫЛАР БИЛӘР ФОРУМ (Первые / Forward) cменасы Россиянең «Алдынгылар хәрәкәте» балалар һәм яшьләр хәрәкәте белән берлектә оештырылачак. Сменада 800 активист бала катнашачак. Программа кысаларында укучыларны төрле иҗтимагый оешма вәкилләреннән, төрле өлкәләрдән килгән профессионаллардан уку-укыту остаханәләре көтә. Сменаның үткәрелү вакыты: 5 – 9 август.

Форумда укытучылар һәм иҗат коллективлары җитәкчеләре өчен «Остаз» уку-укыту программасы оештырылачак. Проект кысаларында баланың шәхесен үстерү, тату коллектив булдыру һәм аны үстерү темаларына багышланган сессияләр һәм остаханәләр узачак.

Форумда «Җанлы Сәләт» (SeletLive) туры эфирлар студиясе оештырылачак. Һәр теләгән кеше, өеннән чыкмый гына да, форумның онытылмаслык мохитенә чума һәм Биләр территориясендә барган вакыйгаларны күзәтә алачак. Трансляцияләр форумның ВКонтакте һәм YouTube рәсми аккаунтларында алып барылачак. 

17 августта Татарстанның Биектау районында Иске Казан музей-тыюлыгында «Иске Казан» җыены узачак. Ул гореф-гадәтләрне саклауга һәм туган як тарихын өйрәнүгә, яшь буынның татар халкының туган теленә һәм мәдәниятенә игътибарын арттыруга һәм туган җир табигатенә, тарихына һәм мәдәниятенә, дуслыкка, мәдәниятара һәм этникара аралашуга карата ихтирамын арттыруга һәм мәхәббәт рухын тәрбияләүгә юнәлтелгән.

Көн дәвамында музей-тыюлык территориясендә «Һөнәрләр ярминкәсе» эшләячәк, анда балалар Татарстан Республикасының танылган дизайнерлары белән берлектә төрле традицион эшләнмәләр ясый, үз иҗатын һәм әзер эшләнмәләрне фестивальдә катнашучыларга тәкъдим итә алачак.
«Сәләтле Җәй» ял итү кампаниясенә әзерлекле кадрлар җәлеп ителәчәк. Сәләт бу эшне ел әйләнәсе алып бара. Кадрлар әзерләү максатында «Әйдаманнар мәктәбе», «Башҗитәкләр мәктәбе» һәм «Укытучылар мәктәбе» уздырыла. Аларның эшчәнлегендә 700дән артык кеше катнаша.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading