16+

Тизлекне арттырган өчен штраф күләме артырга мөмкин

2025 елның 1 гыйнварыннан юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штрафларның күләме артырга мөмкин.

2025 елның 1 гыйнварыннан юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штрафларның күләме артырга мөмкин.

Россия хөкүмәте Административ хокук бозулар турындагы Кодекска (КоАП) төзәтмәләр кертү турындагы тәкъдим кертте, дип хәбәр итә массакүләм мәгълүмат чаралары. Эләктерелмәгән каеш өчен штраф 1000 сумнан 1500 сумга кадәр артачак. Транспорт чарасы белән исерек килеш идарә иткән өчен тәртип бозучылардан 45 000 сум түләтәчәкләр. 30 000 урынына шундый ук үзгәрешләр медицина тикшерүеннән баш тартучыларга да кагылачак. Тизлекне арттырган өчен штрафлар диапазоны 500-5000 сумнан 750-7500 сумга кадәр үзгәрәчәк. Шулай ук штраф түләү шартларын да үзгәртергә тәкъдим ителә. Машина йөртүчеләр 30 көн дәвамында штрафның 75 процентын түли алачак. Хәзер аларның 20 көн эчендә 50 процент түләү мөмкинлеге бар.

Текст после содержания указынный в настройках

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга һәм ВКонтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading