16+

Товарның хакы этикеткадагы бәягә туры килмәсә нишләргә?

Татарстанда яшәүчеләр әлеге проблема белән шактый еш очраша: кибеттә товарны этикеткада күрсәтелгән арзанрак хакка сатып алырга теләсәләр дә, кассага түләгәндә, аның бәясе нигәдер артыграк була. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре мондый очракта нәрсә эшләргә кирәклеген аңлата.

Татарстанда яшәүчеләр әлеге проблема белән шактый еш очраша: кибеттә товарны этикеткада күрсәтелгән арзанрак хакка сатып алырга теләсәләр дә, кассага түләгәндә, аның бәясе нигәдер артыграк була. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре мондый очракта нәрсә эшләргә кирәклеген аңлата.

1. Кассирдан этикеткада күрсәтелгән күләмдә генә акча алуын яки акчаны кире кайтаруын таләп итегез.
2. Этикетканы мобиль телефонга төшерегез. Әлеге бәяне чектагы бәя белән чагыштырыгыз. Әгәр тәңгәл килми икән, дәгъва белдерегез.
3. Сатып алучының таләпләре үтәлмәгән очракта, кибет администраторына мөрәҗәгать итегез. Кулланучылар хокукын яклау законнары нигезендә, товарның бәясе турында дөрес булмаган мәгълүмат бирү сатучыны алдау булып тора.
4. «Фикерләр һәм тәкъдимнәр китабы»на барлык нечкәлекләрне бәйнә-бәйнә языгыз. Дата һәм вакытны, товарның исемен, этикетка һәм чектагы сумманы күрсәтергә онытмагыз. Шикаятькә язмача җавап алу өчен, контактларыгызны калдырыгыз. Кибет вәкилләре сезгә җавап бирергә тиеш.
5. Кибет җитәкчелегенә шикаять языгыз һәм хәлне җентекләп тасвирлагыз. Этикеткадагы товар бәясе һәм чектагы сумма арасындагы аерманы кире кайтаруны таләп итегез. Шикаятьне ике нөсхәдә языгыз. Кибет хезмәткәре имзасы һәм мөһере куелган бер нөсхәне үзегездә калдырыгыз. Сатып алучыга 10-14 көн эчендә җавап бирергә тиешләр. Әгәр кибет вәкиле шикаятьне алудан баш тарта икән, кибет адресына почта аша заказлы хат белән җибәрегез.
6. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенә яки ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенә мөрәҗәгать итегез. Мөрәҗәгатькә чекларның күчермәләрен һәм этикеткаларның фотоларын беркетегез.
7. Сатучы акчаны кайтарып бирүдән баш тарта икән, судка шикаять бирегез.
Азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарлар саткан вакытта мондый хилафлыкларга юл куйган вазифаи затларны РФ Административ хокук бозулар кодексының 14.7 һәм 14.8 маддәнең 1нче өлеше буенча административ җаваплылыкка тарту күздә тотыла.

Этикеткадагы бәяләр мәҗбүри тәртиптә күрсәтелергә тиеш. Кибетче товарны этикеткада күрсәтелгән бәягә сатарга тиеш. Товарны кулланучыга кыйммәтрәк бәягә саткан очракта, килгән зыянны этикетканы үз вакытында алыштырырга өлгермәгән хезмәткәрләрдән түләттерергә мөмкиннәр.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading