Транспорт министрлыгы такси йөртүчеләргә 12 сәгатьтән артык эшләүне тыярга тели. Ведомство карар проектын әзерләгән инде, дип яза «Известия» басмасы.
Документ нигезендә, машина йөртүче 12 сәгать эшләгәннән соң, агрегатордан яңа заказ ала алмаячак.
Моннан тыш, такси йөртүчеләргә тәнәфессез эшләүне тыярга телиләр. Смена башланганнан соң биш сәгатьтән дә соңга калмыйча ял итәргә кирәк, ди проект авторлары. Югыйсә, заказ бирүче хезмәт заказлар белән тәэмин итү мөмкинлеген туктатачак. Ял итеп алуның санын һәм озынлыгын таксист үзе билгеләячәк.
Шулай итеп министрлык юллардагы аварияләр санын киметергә тели. «Транспорт министрлыгында бу гамәлне һәлакәтләр санын һәм гражданнар сәламәтлегенә зыян китерү куркынычын киметергә мөмкинлек бирәчәк дип саныйлар", — диелә хәбәрдә.
Ләкин, белгечләр әйтүенчә, бик күп такси йөртүчеләр төрле агрегатларга тоташкан, шуңа күрә алар бер хезмәттәге эш лимитын куллангач, икенчесенә күчә ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар